Логотип Идель
Яңалыклар

«Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» өч томлыгы тәкъдим ителәчәк

Хезмәт өч китаптан гыйбарәт. «Хроника» татар һәм рус телләрендә әзерләнде.

Татарстан Милли китапханәсендә 24 декабрьдә «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты» өч томлыгы тәкъдим ителәчәк. Чара 14:00 сәгатьтә башлана.

Басма авторлары — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре. Бу басманы алар 2017 елда, Тукай турында башка күләмле проектлар дәвамы буларак башлап җибәргәннәр, дип хәбәр итә Милли китапханә матбугат хезмәте.

Яңа басмада китерелгән документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хатлар, көндәлекләр, истәлекләр, журнал һәм газета публикацияләре, төрле оешма һәм ведомстволарның рәсми документлары) Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чор милли-мәдәни мохитенә бәйле күзалларга мөмкинлек бирә.

Хезмәт өч китаптан гыйбарәт. «Хроника» татар һәм рус телләрендә әзерләнде.

Теркәлү өчен сылтама инстаграмдагы профильдә. Катнашу өчен QR-код кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев