Логотип Идель
Яңалыклар

ГАҖӘЕП КЫЗЫКЛЫ ШӘХСИ МУЗЕЙЛАР!

Казанда шәхси музейларга барганыгыз бармы? Юк икән, без сезгә кая барырга кирәк икәнен киңәш итә алабыз!

Казанда шәхси музейларга барганыгыз бармы? Юк икән, без сезгә кая барырга кирәк икәнен киңәш итә алабыз!

"Россия - минем тарихым" мультимедиа паркы

   "Россия – минем тарихым" паркы - илебезнең үткәне белән мавыктыргыч сәяхәт кылырга һәм мөһим тарихи вакыйгаларның шаһиты булырга мөмкинлек бирүче уникаль интерактив проект. Ул Оренбург тракты, 8 адресы буенча урнашкан.

Шәһәр панорамасы музее

"Шәһәр панорамасы" музее - Казанның 1000 еллыгына багышланган заманча интерактив музей. «Анда шәһәрләрнең төрле гасырдагы макетлары, проекция тамашалары, виртуаль Казан тәкъдим ителгән. (Казан шәһәре, Дзержинский ур., 7 адресында урнашкан)

БИЗON хәзерге заман сәнгате галереясе

   БИЗON - ул рәсем сәнгате, скульптура, медиа-арт, фотографияләр күргәзмәләре, шулай ук экскурсияләр, лекцияләр, мастер-класслар галереясе. (Бауман ур., 44/8 йорта урнашкан)

"Татар бистәсе" музее

Казан татарларының үзенчәлекле тарихы һәм традицияләре турында Россиядә бердәнбер этнографик мультимедиа музее. Адресы - Каюм Насыйри, 38

"Чәк-чәк" музее

    Борынгы рецептлар һәм милли ризык әзерләү серләре, шулай ук татар халкының легендалары турында этнографик музей.
Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 18 адресы буенча урнашкан

Казан Иконасы Музее

   Казан иконасы музее - 100 ел элек Казан Богородица монастыре остаханәсендә алтын белән язылган һәйкәлләрнең иң зур коллекциясе.
Адресы: Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 10

Зайцевның остаханәсе

   Зайцевның галереясе - Россиядә төрле материаллардан ясалган, әмма буяусыз булган картиналар. Адресы - Казан, Борһан Шаһиди ур., 7

Интерактив Корал музее

- Уникаль музей, анда ату коралының үрнәкләре күрергә, аларның тарихы турында күбрәк белергә һәм фотога төшәргә мөмкин. Ул Казан, Бауман ур., 70 адресы буенча урнашкан.

Татар авылы музее

"Татар авылы" - ачык һавадагы уникаль татар этнографик музее. Ул Яшел Үзән районы, Исаково авылында урнашкан.

Мишкин йорты

- Балалар һәм өлкәннәр өчен иң зур 1500 йомшак аюлар коллекциясе.
(Казан, Туфан Миңнуллин ур., 14)

"Лабораториум" кызыклы фәннәр паркы

Күңел ачу үзәге - фән музее, экспериментлар һәм планетарийлар лабораториясе, ул өлкәннәргә һәм балаларга гадәти булмаган Фән дөньясына чумарга һәм әйләнә-тирә дөньяның төрле күренешләренең табигатен аңларга мөмкинлек бирә.
Казан шәһәре, Мәүлетов ур., 45 урнашкан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев