Логотип Идель
Яңалыклар

"Гаилә" мәчете өйдән чыкмыйча намаз укырга өйрәтә

Сез намаз укырга өйрәнергә телисез, әмма сез вакыт җитмәс, авырлыклар булыр дип куркасызмы? Сезнең өчен «Гаилә» мәчете намаз уку буенча видео-курс әзерләгән. Тиз, уңайлы, җиңел!

Сез намаз укырга өйрәнергә телисезме? Әмма вакыт җитмәс, авырлыклар булыр дигән куркуларыгыз бармы? Сезнең өчен «Гаилә» мәчете намаз уку буенча видео-курс әзерләгән. Тиз, уңайлы, җиңел!

 Бу курс түбәндәгеләр өчен файдалы булачак:

-  намаз укырга өйрәнергә теләүчеләргә, әмма бу бик авыр, дип уйлаучыларга
- нәрсәдән башларга белмәүчеләргә 
- инде намаз укый белүчеләргә, әмма белмәгән нечкәлекләре булучыларга
- ислам динен яхшы белгән кешеләргә. Мондый кешеләргә, кагыйдә буларак, күп сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм аларга  җавап бирү өчен курс файдалы булырга мөмкин.

Курс барышында сез теоретик белем генә алып калмыйча, биш тапкыр намазны ничек кылырга, тәһарәт алу тәртипләренә видеодан карап төшенә алачаксыз 
Барлыгы 7 дәрес. Алар чиратлап урнаштырылачак.

Әгәр сезне "Бер сәгать эчендә намаз" курсы кызыксындырса, беренче дәресне түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз:

 https://stepik.org/course/119162/promo

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев