ГАИЛӘЛӘРНЕ ТАШЛАМА БЕЛӘН ФАТИРЛЫ ИТӘЛӘР
Премьер-министр Михаил Мишустин ташламалы ипотеканы озайту карары турында белдерде.
Премьер-министр Михаил Мишустин ташламалы гаилә ипотекасын озайту карары турында белдерде.
"Программа якынча ел ярым узгач төгәлләнергә тиеш иде, хәзер ул 2023 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак", - диде ул хөкүмәт утырышында.
Кредитны фатир сатып алу өчен дә, шәхси йорт төзү өчен дә кулланырга мөмкин. Ташламалы ставка займның бөтен срогы дәвамында гамәлдә булачак. Ул 7 проценттан да артмаска тиеш. Ә кредитның максималь күләме 3 миллионнан да күбрәк була алмый.
Хөкүмәт кредитлар бирү өчен акча лимитын ике тапкырга - 1,7 триллион сумга кадәр арттырырга карар кылган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев