Логотип Идель
Яңалыклар

Галимҗан Шәрәф әсәрләре дөнья күрде

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты "Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" китаплар сериясенең чираттагы басмасын тәкъдим итте.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты "Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" китаплар сериясенең чираттагы басмасын тәкъдим итте.

Татар халкының рухи мирасы нигезен тәшкил иткән әсәрләрне өйрәнүгә, аз билгеле язма чыганакларны бастыруга, татар текстларын өйрәнү процессында яңа тикшеренүләргә багышланган “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” китаплар сериясе яңа җыентык белән тулыланды – күптән түгел тел белгече, язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Галимҗан Шәрәфнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыручы чираттагы чыгарылыш дөнья күрде. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең рәсми сайты хәбәр итә. 


Китапның нигезен Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә сакланучы материаллар тәшкил итә.

Җыентыкның беренче бүлеге укучыларны Г.Шәрәфнең фәнни эшчәнлеге белән таныштыра, икенчесендә галимнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителә.

“Арыслан бәк” әсәре һәм Г.Шәрәфнең кулъязма дәфтәрләреннән шигырьләр китапның өченче бүлегендә урнаштырылган. Дүртенчесендә Г.Шәрәфнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы хатлар, рецензияләр һәм төрле документлар китерелә.

Китапка текстлар һәм комментарийлар Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде,  гарәп һәм латин графикасында тәкъдим ителгән беренчел чыганаклар кириллицада беренче тапкыр бастырылды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев