Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Актаныш театры көннәре үтә
Актанышлылар башкалада 12-14 майда өч спектакль күрсәтә.
Актанышлылар башкалада 12-14 майда өч спектакль күрсәтә.
12 майда 12.00 сәгатьтә Иске Курмаш авылы мәдәният йорты халык театры коллективы "Айгөл иле" спектаклен тәкъдим итә. Автор Мостай Кәрим, режиссер - Хөсәенова Альбина Идрис кызы.
13 майда 19.00 сәгатьтә Киров авылы мәдәният йорты коллективы "Рәнҗетелгән язмыш" спектаклен күрсәтә. Автор - Валентин Распутин, режиссер - Шәрәфетдинова Ләйсән Филарис кызы.
14 майда 19.00 сәгаттә Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры "Итиль суы ака торур" спектаклен тәкъдим итә. Автор - Нурихан Фәттах, режиссер - Хөсәенов Нур Макәрим улы.
Театрның матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов белдерүенчә, Актаныш районы театры көннәре берәр төрле вакыйга белән бәйле түгел. Шулай ук Камал театрының үз труппасы әлеге көннәрдә гастрольләргә китәргә дә планлаштырмый. Илшат әфәнде хәбәр итүенчә, актанышлар спектакльләренә билетларны, гадәттәгечә, кассадан да, сайттан да сатып алырга була.
Камал театрында Актаныш театры көннәрен Актаныш районы мәдәният идарәсе оештыра.
Идел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев