Логотип Идель
Яңалыклар

Гамалея үзәге Covid-19 пандемиясенең тәмамлану вакытын әйтте

Мондый мизгелне якынайту өчен вакцинация темпларын өч-дүрт тапкырга арттырырга кирәк, ди белгечләр

Коронавирус инфекциясе пандемиясе 70-75% кешенең авыруга иммунитеты булганда тәмамланачак. Мондый мәгълүматлар белән Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург уртаклашты.

«Вакцина ясату гына түгел, тиешле күләмдә яклаучы антитәнчекләргә ия булырга кирәк. Шул вакытта гына эпидемия процессы үзеннән үзе юкка чыгачак», — дип сөйләде белгеч «Россия 24 «телеканалы эфирында.

Аның сүзләренчә, мондый мизгелне якынайту өчен вакцинация темпларын өч-дүрт тапкырга арттырырга кирәк.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев