Яңалыклар
Гашыйклар көнендә Казан Кремле янындагы шугалакта никахлашу мөмкинлеге ачыла
14 февраль – Гашыйклар көнендә Казан Кремленең Яр буенда концертлар, җыр-бию, төрле бәйгеләр үткәрү күздә тотыла
14 февраль – Гашыйклар көнендә Казан Кремленең Яр буенда концертлар, җыр-бию, төрле бәйгеләр үткәрү күздә тотыла.
Кичен исә шугалакта ЗАГС хезмәткәрләре эшләячәк. Алар “Французская кондитерская” павильоны тирәсендәрәк – фотозона янында булачак. Гашыйклар шугалакта рәсми төстә никахлаша һәм соңыннан мәхәббәт фәрештәләре белән фотога төшә алачак.
Шушы ук кичтә Кремльнең Яр буендагы бер ресторанда иҗади мастер-класс узачак. Гашыйлар анда бергәләшеп рәсем ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев