Логотип Идель
Яңалыклар

Гашыйклар көнендә мастер-класслар, концертлар һәм кино күрсәтүләр оештырылачак

Гашыйклар көне алдыннан, 13 нче февральдә, һәм бәйрәм көнендә, 14 нче февральдә, казанлыларны һәм шәһәр кунакларын төрле күңел ачу чаралары көтә.

Гашыйклар көне алдыннан, 13 нче февральдә, һәм бәйрәм көнендә, 14 нче февральдә, казанлыларны һәм шәһәр кунакларын төрле күңел ачу чаралары көтә. Теләге булган һәркем бу көннәрне шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрә алачак.

Шулай итеп, 13 нче февральдә 16:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында парлар өчен фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс узачак. Шуннан соң парк шугалагында Tamara Nova төркеме чыгыш ясаячак.

14 нче февральдә «Ак чәчәкләр» бульварында зәркән сәнгате нигезләре нечкәлекләренә төшенергә мөмкин булачак. 18:00 сәгатьтә балдак ясау буенча мастер-класс узачак, анда катнашучылар сөйгән ярларына үз куллары белән онытылмаслык бүләк әзерләячәк. Мастер-класста катнашу өчен теркәлү кирәк, тулырак мәгълүмат +7(927)435-38-22 телефоны буенча.

19:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында «Атмосфера» ансамбле чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта «Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда шәһәр халкы һәм кунаклары Анна Меликянның «Нежность» фильмын карый алачак.

Бәйрәм хөрмәтенә 14 нче февраль көнне «Черек күл» паркы шугалагында икенче пар тимераяк прокатына 50% ташлама каралган. Шул ук вакытта ташламалы категорияләргә скидка каралмаган, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев