GAUGA төркеме яңа клибын тәкъдим итте
GAUGA рок төркеме «Чемодан» дип аталган яңа клип тәкъдим итте. «Чемодан» 28 апрельдә чыгачак яңа альбомдагы җырларның берсе.
GAUGA рок төркеме «Чемодан» дип аталган яңа клип тәкъдим итте. «Чемодан» 28 апрельдә чыгачак яңа альбомдагы җырларның берсе.
Клип 2021 елның җәй-көз айларында төшерелгән. Аны төшерүдә театр актерлары, музыкантлар һәм башка талантлы шәхесләр катнашкан. Алар арасында: Назлыгөл Хәбибуллина, Искәндәр Хәбибуллин, Лилия Хәйруллина, Said Olur. Клипның режиссеры һәм операторы — Айсылу Мөхәмаева.
Сюжет, парлары белән мәхәббәттә яшәп яткан вакытта тормышлары кискен үзгәреш кичергән, охшаш язмышлы кешеләр тарихына нигезләнгән. Бер үк вакытта аларга иң кирәкле әйберләрен чемоданга төяп, өйләреннән чыгып китәргә туры килә, ләкин ишекнең теге ягында билгесезлек көтә. Клипның геройлары язмышның яңа агымына эләгеп, шул агым юнәлешенә бирелергә булалар, ә алда нәрсә көтә? Кабат ышанычлы яр табылырмы?
Клип «Татнефть»нең хәйрия фонды гранты ярдәме белән төшерелде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев