Логотип Идель
Яңалыклар

ӘГЪЗАМ МӘЧЕТЕ ОЛЫ ГАМӘЛЛӘРГӘ РУХЛАНДЫРА

Бүген Чирмешән районының Әмир авылы халкы тарихи вакыйга шаһиты булды.

Бүген Чирмешән районының Әмир авылы халкы тарихи вакыйга шаһиты булды. 

Биредә зур капиталь ремонттан соң авыл мәчете ачылды. Тантанада Татарстан мөселманнары лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. 

Ачылышны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укып башлап җибәрде. Дин башлыгыбыз мәчеткә җыелган халыкка Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре хакында бәян итте. Рамазан ае, ураза тоту һәм изге айны үткәрү тәртипләре турында сөйләде. Шулай ук, мәчетне яңартуда зур тырышлык күрсәткән бәйрәм сәбәпчеләренә нәзарәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

 “Искиткеч егетләр булдылар инде! Алар - бүген Әмирне яшәтүче кешеләр. Мондый игелекле уллар үстергән ана белән ата җәннәт әһелләредер!” Бертуган эшмәкәрләр Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар хакында авылдашлары шулай ди.

Бертуганнар туган авылларыннан еракта - Сургутта яшәсәләр дә Әмир тормышын һәрвакыт кайгыртып торалар. Төрледән-төрле игелекле проектлар оештырып авыл халкына ярдәм итеп яшиләр. Үзләренең хәләл малы хисабына Чирмешәндә дә тиңе булмаган Аллаһ йорты төзеттеләр. Район үзәгендәге әлеге затлы гыйбадәтханә әниләре - Мөшбикә исеме белән атала. Ә бүген яңартылып, төзекләндереп ачылган мәчеткә исә, Әмир авыл халкы тарафыннан бу егетләрнең әтисе - Әгъзам исеме бирелде. 

 

 Бертуган эшмәкәр Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар һәм аларның Татарстандагы ярдәмчеләре Азат Ихсанов хезмәтен Казаннан кайткан, Чирмешәннән килгән кунаклар да, авыл халкы да зурлап бәяләде. Аларга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Ходайдан вакыт җиткәч, туган авылыбыз мәчетен дә яңарттык. Бирегә килгән мөселманнар уңайлы шартларда гамәл кылсын, гыйлем тупласын, исламга һәм милләтебезгә хезмәт итсен. Мәчет әзер, инде ул буш тормасын, авыл халкына хезмәт итсен! - диде үз чыгышында Миндар Әгъләмов.

Әгъзам мәчетен ачу тантасын алып барган Илдар Кыямовның тиздән Әмир авылы тарихын киң колачлап язылган фәнни-популяр китабы дөнья күрәчәк. Әлеге зур хезмәт тә бертуган Әгъләмовлар хисабыннан башкарыла. Китапта мәчетләр, дини яшәеш тарихы да ачык чагылыш тапкан:

  “Әмирдәге беренче мәчетнең салынуы хакында «основано со дня образования прихода», - диелгән язу тарихи документларда очрый.

Димәк, ул 1801 еллар тирәсендә төзелгән. Беренче имам Габделмәҗит мулла Бәширов олыгайгач, 1801 елда салынган әүвәлге мәчет бинасы да ярты гасыр эчендә тузган. Уфа архивындагы бер документта да бу фикерне җөпли торган сүзләр китерелә. Анда Әмир авылы мәчете 1851 елда нигезләнгән, имамы - Гафиятулла Габделмәҗитов, диелгән. Димәк, 1851 елны яңа мәчет тә ачыла, яңа имам – Гафиятулла Габделмәҗитов та куела. Халык саны арта бару сәбәпле, иман йортын зурайтыбрак салу ихтыяҗы да тугандыр дип фаразлый алабыз. 

Совет дәүләте дин йортларына тыныч кына карый алмый. 1926 елда мәчетне комиссия тикшереп, милкенә барлама яза. Бу вакыттагы имам - Зыятдин Гафиятуллин, ул 69 яшендә була. Ә 1941 елның март аенда манарасы киселеп, мәчет үзе балалар бакчасы итеп кулланыла башлый. 50 ел мәчетсез торса да, Әмир динсез яшәми. Аерым өйләрдә җомга һәм гаетләр, мәҗлесләр уздырылып килә. Милли яңарыш елларында халык иманга йөз белән борыла. 1992 елның 29 августы көнне иртәнге 10 да Әмирдә яңа мәчет ачыла. 28 ел гомер узгач, бертуган Әгъләмовлар иҗтиһаты белән бу бина танымаслык булып төзекләндерелде. Бүген без моның шаһитлары,” - ди китап авторы.

 “Әгъзам” исеме, бөек, югары дәрәҗәле дигәнне аңлата. Димәк, әлеге Аллаһ йорты әмирлеләрне бөек эшләргә рухландырып торыр. Иншалла, шулай була күрсен!

Фотолар: ТР Диния нәзарәте сайты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев