Логотип Идель
Яңалыклар

Г.Кариев театрында «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза

Быелгы лабораториянең темасы – фантастика.

3-8 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза. Быелгы лабораториянең темасы – фантастика. 

Лаборатория - тормыш һәм иҗат ритмын югары тизлектә тоярга ярдәм итә торган бик кызыклы практика ул. Чакырылган режиссерлар, артистлар белән танышып, үзләренә команда сайлап, биш көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен эскизлар әзерли. Соңгы көнне, ягъни 8 апрельдә, алар әзер эшләрен – эскизларын тамашачыларга һәм театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим итә

Кариев театры барлык теләгән кешеләрне 8 нче апрельдә эскизларга чакыра!

Күрсәтү вакыты:
15:00 – «Тубагач» (Ш.Идиатуллин), режиссер Олег Молитвин, 6+;
17:00 – «Чит ил кунагы» (К.Булычев, инсц.Б. Минкин), режиссер Лидия Хазова, 12+;
19:00 – «Кайтыр юллар» (А. Тимергалин), режиссер Степан Пектеев, композитор – Татарстанның атказанган артисты Илнар Фәйзетдинов, 18+.

Шулай ук Космонавтика көне алдыннан театр фойесында видеограф Ринат Мортазинның картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев