Гөлүсә Шаһбан яңа китабын тәкъдим итә
Популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбанның “Сиңа атап яздым” яңа китабының презентациясе үтәчәк.
8 ноябрь 13:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрының “Кунак бүлмәсе”ндә шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбанның “Сиңа атап яздым” яңа китабының презентациясе үтәчәк. Әлеге чарада Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан да катнашачак.
Моңа кадәр Гөлүсә Шаһбан “Күңел эретерлек сүзләр бар”, “Кабатланмас безнең сөюләр” исемле шигырь китаплары чыгарган иде.
“Шигырьләрем халыкка популяр хит дәрәжәсендәге жырларым аша танылды. Укучыларым җырларым аркылы иҗатымны якын итте, яратты. Китап презентациясен Кәрим Тинчурин театрында уздыруымның сере бик гади – мин бу театрны якын итәм һәм спектакльләрен карап барам”, - дип сөйләде Гөлүсә Шаһбан.
Презентациягә керү ирекле.
Чыганак: Тинчурин театры матбугат үзәге
Фото: Шәхси архивтан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев