Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арта
Татарстан территориясендә грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру дәрәҗәсе арта: узган атнада, 14 еннән 20 нче мартка кадәр үсеш Татарстан буенча 26,3% һәм Казан буенча 13,1% тәшкил итте.
Татарстан территориясендә грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыру дәрәҗәсе арта: узган атнада, 14 еннән 20 нче мартка кадәр үсеш Татарстан буенча 26,3% һәм Казан буенча 13,1% тәшкил итте.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә COVID-19 таралу куркынычын булдырмау шартларында белем бирү оешмалары ОРВИ, грипп һәм коронавирус йогышын профилактикалау буенча санитар законнар таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә тиеш (мәҗбүри термометрия белән иртәнге фильтрлар үткәрергә, беренче дәрес башлану һәм тәнәфесләр үткәрү вакытына төзәтмәләр кертергә, мәктәпкә берничә керү юлын тәэмин итәргә, биналарда һаваны зарарсызландыру һәм дезинфекция режимнарын үтәргә).
Ата-аналарга респиратор инфекцияләре билгеләре булган балаларны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җибәрергә, шулай ук чикләү чаралары кертелгән сыйныфта һәм мәтәпләрдә укучыларны өстәмә белем бирү оешмаларына җибәрергә кирәкми, дип ассызыклыйлар ведомствода.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев