Татарстанда 2 миллионнан артык кешене гриппка каршы вакцинацияләргә ниятлиләр
Быел Татарстанда 2 417 328 кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта республикага моның өчен кирәкле вакцинаның 56% ы кайтарылган.
Быел Татарстанда 2 417 328 кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта республикага моның өчен кирәкле вакцинаның 56% ы кайтарылган. Хәер, препаратлар әлегә җитәрлек. Бу хакта Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә.
"Республикага гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе килде, бүгенгә ул җитәрлек», — диде ул. Быел Татарстанга 1 368 660 доза препаратлар кайтарылган.
"Быел вакцинация планы — 2 417 328. Ягъни таләп ителгәннең 56%ын алдык", - ди Авдонина. Бу олылар һәм балалар өчен «Совигрипп», шулай ук балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен «Ультрикс квадри» препаратлары.
Искәртеп узабыз, узган ел Татарстанда грипптан прививканы планлаштырылган 60% урынына халыкның нибары 26% ы гына ясаткан иде. Ул чакта вакцина республикага вакытында кайтарылмаган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев