Логотип Идель
Яңалыклар

Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз

Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең горурлыгыбыз.

Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең горурлыгыбыз. Тукай иҗаты җанландыра, рухландыра һәм илһамландыра. Яшәү өчен көч бирә. Быел бөек шагыйребез тууына 135 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шушы хөрмәттән Казан дәүләт мәдәният институты "Җиһан улы…" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырды.

Институтка керешкә кунакларны гармун моңы, дәртле җырлар һәм Г.Тукай әкиятләреннән персонажлар образларында театр иҗаты кафедрасы студентлары каршы алды. Һәр килгән кунакны студентлар саф татар телендә сәламләделәр. Концерт залы фойесында Г.Тукай иҗаты белән бәйле китап-басма продукция күргәзмәсе дә булдырылган иде. 

Кичә Раушан Шәрипов башкаруында "Бәйрәм бүген" шигыре белән башланып китте. Аннан сүз педагогия фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры профессор Роза Әхмәдиевага бирелде.

"Кунакларыбыз, шәкертләребез, булачак шәкертләребез барыгызны да шушы залда күрүемә шатмын! Килүегез, шушы матур бәйрәмдә безнең белән булуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Быел бөек Тукайның тууына 135 ел! Бу зур бәйрәм!"- диде Роза Әхмәдиева.

Алга таба сүз Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгитовка бирелде.

"Габдулла Тукай исемен генә әйткәндә дә шул хатле горурлык хисе. Кайда гына барсак та, нинди генә илдә булсак та, Тукай исемен әйтәбез икән, бөтен дөнья халкы безгә хөрмәт белән карый. Тукай бар кешегә дә ярарга тырышкан, берәүне дә читтә калдырмаган: аның балалар, яшьүсмерләр, өлкәннәр өчен дә шигырьләре бар. Һәм алар берсеннән- берсе мәгънәле. Тукайны онытмыйк!" - дип сүз тотты Тукай якташы Фәнис Наил улы.

Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурсы үзәге директоры Алсу Мифтахова да кунакларны сәламләде.

"Шушындый матур кичәләр үткәргәнегез һәм мине чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Бәйрәм белән барыгызны да! Бу бәйрәм ул мәдәниятны үстерү, традицияләрне саклау өчен зур мөһим вакыйга. Тукай бөек шәхес һәм без аның белән горурланабыз!"- дип бәйрәм белән котлады Алсу Мифтахова. 

Чара барышында "Тәфтиләү", "Әлли-Бәлли-бәү", " Пар ат" җырлары яңгырады. «Зиннәтулла йорты», «Печән базары», «Тукай һәм Мөхәммәтвәли», «Г.Тукайның әкият персонажлары белән очрашуы», «Зәйтүнә белән очрашу» кебек театральләштерелгән сәхнәләр театр иҗат кафедрасы студентлары тарафыннан тәкъдим ителде. Тамаша театр, кино һәм телевидение факультетларының иҗат кафедрасы студентлары һәм укытучылары составы белән берлектә куелды. 

Композитор Эльмира Галимованың «Әйт әле, күбәләк», «Зәйтүнәкәй» музыкаль спектакльләреннән өзекләр программаның якты кульминациясе булды. Ахырдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының югары музыка факультеты һәм халык уен кораллары оркестры белән хор башкаруында «И, Туган тел» милли гимны яңгырады. 
Бу кичә Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландырды. Бу уйлар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз була алмый икән! Һәм тагы шуны истә тотарга кирәк, халык өметләрен, әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән!

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев