-
Татарстан Идел буе федераль округында халык саны артучы бердәнбер төбәк Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
-
ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак еләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.
-
Татарстанда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны арткан Татарстанда быел туган (татар) тел буенча Бердәм республика имтиханын унберенче сыйныфта укучы сигез бала тапшыра. Узган елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) нибары бер чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Гүзәл Уразова Мәскәүдә яшәче дус кызына ялгыш бер әбинең тешләрен бүләк иткән
Инстаграмның ни кызыны бар диючеләр шактый. Бик кызык бер ягы бар, кайбер җырчыларыбыз кызыклы хәлләре белән, фикерәре белән уртаклашыр өчен шәп урын ул. Менә шулай җырчы Гүзәл Уразова да инстаграм аккаунтында гаиләләрендә булган кызык хәлне язып, көне буена кәефне күтәрергә мөмин.
"Гадәти булмаган бүләк турында кызык хәл сөйлисе килгән иде.
Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче ахирәтемнең туган көне иде. Бүләккә нәрсә алырга икән дип озак баш ваттым. Бар киемгә дә килешә торган бер матур сумка алырга булдым. Шулай аны өйгә алып кайттым да, якын көннәрдә Мәскәүгә баручы булса, алар аша җибәрермен дип уйладым. Ул көнне өй тулы кунаклар иде. Алар арасында олы яшьтәге абый-апалар да бар. Ерактан килгән әби, юлдан соң арыпмы, иртә йокларга ятты. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, теш протезын стаканга салып куйган. Самир моны аптырап карап торган ? Һәм, әби йокыга китү белән, протезын алып, безгә күрсәтми, рәхәтләнеп уйнаган. Уйнап туйгач, берсе дә күрмәсен өчен бу протезны ахирәтемә бүләккә дип алган сумка эченә салган.
Әби иртән уянды, протез юк ? "Әби, синең протезың кемгә кирәк инде?" - дибез, тынычландырабыз. Тапмадык, әби өенә тешсез кайтып китте...
Берничә көннән Мәскәүгә баручы булды да, аның аша ахирәтемә бүләкне җибәрдем. Кич шалтырата: "Сумка өчен зур рәхмәт, ошады. Әмма протезы әлегә кирәкмәс иде, иртәрәк миңа", - ди ???
Менә шулай: әбинең Татарстаннан чыкканы да юк, әмма протезы Мәскәүләрне күреп, самолетта исән-сау әйләнеп кайтты.
"Идел" журналы сайтында иң популяр татар жырчысы өчен тавыш бирү бара. Яраткан җырчың өчен тавыш бир.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз