Гүзәл Яхина романы «Большая книга – 2022» әдәби премиясенең шорт-листына керде
Милли премия лауреатларының исемнәрен декабрьдә атаячаклар. Җиңүчеләрне Әдәби академия сайлаячак, аның составына профессиональ әдәбиятчылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни хезмәткәрләр, җәмәгать, дәүләт эшлеклеләре, журналистлар һәм эшмәкәрләр керә.
Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» романы «Большая книга-2022» милли әдәби премиясенең шорт-листына керде, дип хәбәр итә ТАСС.
Кыска исемлеккә шулай ук Павел Басинскийның «Подлинная история Анны Карениной» , Сергей Беляковның «Парижские мальчики в сталинской Москве», Алексей Варламовның «Имя Розанова», Дмитрий Даниловның «Саша, привет!», Олег Ермаковның «Родник Олафа», Руслан Козловның Stabat Mater, Афанасий Мамедовның «Пароход Бабелон», Анна Матвееваның «Каждые сто лет. Роман с дневником» һәм София Синицкаяның «Хроники Горбатого» әсәрләре кергән.
Милли премия лауреатларының исемнәрен декабрьдә атаячаклар. Җиңүчеләрне Әдәби академия сайлаячак, аның составына профессиональ әдәбиятчылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни хезмәткәрләр, җәмәгать, дәүләт эшлеклеләре, журналистлар һәм эшмәкәрләр керә.
"Большая книга" экспертлары хөкеменә барлыгы 300 дән артык әдәби әсәр тәкъдим ителгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев