Логотип Идель
Яңалыклар

Һава шартлары начарлана

6 февральдә Татарстанда төнлә дә, көндез дә һава шартларының начарлануы көтелә.

6 февральдә Татарстанда төнлә дә, көндез дә һава шартларының начарлануы көтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ"  Татарстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән.

Республикада урыны белән, шул исәптән башкалада, буран көтелә һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Бураннар аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак. Шул ук вакытта юлларны кар басу ихтимал. Төбәкнең көнбатышында җепшек һәм көчле кар көтелә. Синоптиклар тәүлек эчендә 10-14 миллиметр явым-төшем явар дип фаразлый.

Тәүлекнең караңгы вакытында төбәктә һава температурасы -2..-7 градуска кадәр, Татарстан башкаласында -4..-6 градус тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев