Логотип Идель
Яңалыклар

«Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале башлана

Быел фестиваль 15 нче тапкыр оештырыла.

2023 ел тәмамланырга нибары ике ай калып килә. Театр дөньясы күңелле проектлар белән декабрьгә аяк басачак. Шул проектларның берсе - "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале.

Быел фестивальдә ниләр көтелә соң? Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, программа әлегә тулылана һәм фестиваль катнашучылары исемлеге тиздән билгеле булачак. Быел "Һөнәр"дә Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 15 театр катнашачак; тамашачыга татар һәм рус телләрендә 15 спектакль тәкъдим ителәчәк; театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар һәм белем бирү программасы әзерләнәчәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев