Иң бай министрлык билгеле
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
Финанс министрлыгы хисабыннан күренгәнчә, кереме буенча икенче урынга Мәгариф һәм фән министрлыгы чыккан (1,3 миллиард сум). Ведомство карамагындагы һөнәри белем оешмалары барыннан да уздырган – 1 миллиард сумнан артыграк күләмдә керем керткән. Мәдәният министрлыгы 1,1 миллиард сумлык акча эшләгән. Ведомствога театр-концерт учреждениеләре 832,3 миллион сум күләмендә керем китергән. Кинотеатрлар исә – нибары 10,9 миллион сум гына.
Урман хуҗалыгы министрлыгы 831,37 миллион сум акча эшләгән. Министрлыкка урман хуҗалыклары – 827,9 миллион сум, урман янгыннарын сүндерү үзәге – 1,2 миллион сум керткән.
Ә менә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түләүле хезмәтләрдән барыннан да азрак акча эшләгән (629,5 мең сум). Керемне аңа Умартачылык идарәсе китергән. Икътисад министрлыгының да бу яктан мактанырлыгы юк – нибары 1,6 миллион сум.
Чыганак: Ватаным Татарстан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев