Җиңү Байрагы алдында баш иябез...
Музей фондларыннан беренче тапкыр Җиңү Байрагының Мәскәүдә Татарстан өчен махсус әзерләнгән төгәл күчермәсен чыгарачаклар.
6 майда 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү Байрагы алдында баш иябез» дип исемләнгән тантаналы чара узачак. Чара 9 Май бәйрәменә багышланган. Музей фондларыннан беренче тапкыр Җиңү Байрагының Мәскәүдә Татарстан өчен махсус әзерләнгән төгәл күчермәсен чыгарачаклар.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында республикада оешкан ике хәрби частьның сугышчан байраклары чыгарылачак. Барлык байраклар да Россия Оборона министрлыгының Кораллы Көчләре Үзәк музееннан алынды.
Җиңү байрагы – совет халкының һәм аның Кораллы көчләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең рәсми символы. Беренче тапкыр ул 1965 елның 9 маенда Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйданда узган хәрби парадта чыгарылды. Байракның күчермәсе Россия Федерациясе оборона министры, Россия Герое, армия генералы Сергей Шойгу боерыгы буенча махсус Татарстан Республикасына тапшыру өчен эшләтелгән. Кораллы Көчләр Үзәк музеен реставрацияләүче Дарья Родионова тарафыннан эшләнгән. Байрак безнең музейга 2018 елның октябрендә тапшырылды.
Фондлардан беренче тапкыр Минскның 1160 нчы укчы Суворов ордены полк байрагын чыгарачаклар. Полк беренче тапкыр Мәскәү өлкәсендә сугышка керә, Минскны азат итә, Көнчыгыш Пруссиядә сугыша. Тукымада тапшыручыдан - СССР Югары Советы Президиумы исеменнән истәлекле язма.
Күпьеллык традиция буенча тантанада катнашучылар һәм кунаклар 146 нчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын кабат күрәчәкләр. Дивизия ТАССРда оештырыла һәм Берлин Штурмында катнаша. Байракның ике ягында: «Немец оккупантларына үлем! Ленин-Сталин байрагы астында алга Җиңүгә!», «Бөгелмә районы хезмәт ияләреннән 280 нче артиллерия полкына», «Фашист оккупантларының барысын да юк итәчәкбез!», -дигән язмалар.
Милли музей өчен Җиңү көненә багышланган тантана герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә «Моабит дәфтәрләре» төп нөсхәсен күрсәтү кебек үк символик мәгънәгә ия. Алар халыкның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, сугыш елларының уникаль ядкарьләре белән бәйле әһәмиятле музей чаралары. 6 май көнне тантаналы чара Казан Югары танк командалы Жуков орденлы Кызыл байраклы училище курсантларының почетлы каравылы катнашында узачак. Тантанада мәртәбәле кунаклар, республиканың рәсми затлары, массакүләм мәгълүмат чралары вәкилләре катнашачак.
Чараны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы турыдан-туры трансляцияли. Көн дәвамында өч байрак та музейның конференц-залында күрсәтеләчәк.
Чыганак: ТР Милли музее
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев