Яңалыклар
I «Караш» инсценировка мәктәбе җиңүчеләре билгеле
Кариев театры оештырган «Караш» инсценировка мәктәбе тәмамланды.
Менә алар җиңүчеләр:
Беренче урында - Лилия Гыйбадуллина (Әхмәт Фәйзинең «Айчы мәргән һәм Болан кыз» әкияте буенча инсценировка). Бүләк - пьеса Кариев театры сәхнәсендә куелу.
Икенче урында - Илфак Хафизов. Роза Хафизованың «Кирлемән» әкиятенә инсценировка. Бүләк - "Казан утлары" журналында басылу.
Өченче урында - Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Фатыйхова һәм Рүзәл Әхмәдиев. Бүләк - инсценировкалары театрның "TAMGA" лабораториясендә эскиз итеп куелачак.
"Караш" инсценировка мәктәбе турында мәкалә "Идел"нең гыйнвар санында басылачак.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев