Җиңү көнен бәйрәм итү: төп киңәшләр
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясе вакытында республикада Җиңү көнен уздыру буенча төп киңәшләрне җиткерде.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясе вакытында республикада Җиңү көнен уздыру буенча төп киңәшләрне җиткерде.
Беренче мәҗбүри таләп - бәйрәмдә катнашучыларның барысына да (ММЧ вәкилләре, оештыручылар, волонтёрлар һ.б. катнашучыларга) маска кию.
Шулай ук бу таләп мөмкин кадәр ветераннарга да кагыла.
Любовь Авдонина сүзләренчә, Жиңү бәйрәме мәйданчыкларына керү урыннарын мөмкин кадәр күбрәк итү турында уйланыла. Барлык катнашучылар өчен маска, ветераннарга су өләшү каралган. Шулай ук Авдонина: "Минздрав белән берлектә, бәйрәм көненә кадәр 7 көн дәвамында ветераннарның хәлен тикшереп торачакбыз," - дип искәртте.
"Үлемсез полк" йөреше вакытында 1.5 метр дистанцияне саклау мөмкин хәл түгел, шуңа күрә төп басым маска режимын тәэмин итүгә булачак.
Искәртеп узабыз, коронавирус пандемиясе вакытында шәһәр буенча массалы йөрешләр оештыру 2 елга кичектерелеп торды, ә быел бу формат кире кайтарыла. Бәйрәм йөрешендә Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев