Иң матур ир-атлар һәм хатын-кызлар кайда эшли?
Россиядә яшәүчеләрнең күбесе иң матур ир-атлар (20) һәм хатын-кызлар (23) актерлар булып эшли дип саный.
Россиядә яшәүчеләрнең күбесе иң матур ир-атлар (20) һәм хатын-кызлар (23) актерлар булып эшли дип саный. Бу хакта SuperJob сервисы сораштыруы мәгълүматларында хәбәр ителә.
Аннары сораштыруда катнашучыларның фикерләре икегә бүленгән. Респондентлар матур ир-ат-хезмәткәрләр саны буенча икенче урында хәрби хезмәткәрләр (8%), өченчедә - спортчылар (6%) булуын билгеләп үткән. Шулай ук әлеге бишлеккә табиблар (5%), фитнес-тренерлар һәм эшчеләр кергән, алар өчен 4 процент тавыш бирелгән.
Хатын-кызлар арасында бу исемлек башкача күренә: икенче урында табиблар, респондентларның 10 проценты алар өчен тавыш биргән. Аннары — стюардессалар (9%), сәркатибләр - 6%, укытучылар һәм матурлык салоннары хезмәткәрләре - 4%. Сораштыруда катнашучыларның 13 проценты һәр һөнәр ияләре арасында матур хатын-кызлар булуын билгеләп үткән.
Аналитиклар ир-атларның көчле җенес вәкилләре буенча үз рейтингын тәкъдим итүдән ешрак баш тартуын өстәгән. Хатын-кызлар исә ике җенес дәгъвачыларын сайлауда да актив катнашкан.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев