Логотип Идель
Яңалыклар

"Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк"

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү русиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк дип саный.

   Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү русиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк дип саный.

     Аның фикеренчә, Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнеп, кеше аларның илдә яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгәнлеген аңлый. "Алар тормыш эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагылачак һәм халык өчен актуаль булачак", - ди Тимур Кадыйров, бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә чакырып.

фото: Рамил Гали

   "Хәзер бик мөһим булган – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак", - диде Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе.

"Татар-информ"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Конституция төзәтмәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев