Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Иң шәп шаяртучыга 100 мең бирәчәкләр

    Казанда 22-26 октябрь көннәрендә IV Халыкара стендап-фестиваль узачак. Көлке бәйгесе уннан артык мәйданчыкта эшләр дип көтелә. 62 шәһәрдән һәм 3 илдән 230дан артык катнашучыдан гариза кабул ителгән инде.

    «Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала мондый төр көлке фестивальләре безнең шәһәрдә генә үтә», – дип сөйли бәйгенең директоры Илдар Фәттахов. Фестиваль көннәрендә Идрак Мерзализаде, Василий Медведев, Виктория Складчикова  кебек йолдызлар да эшләячәк. Шунысы мөһим: бу көннәрдә концерт-тамашаларга бушлай керергә була. «Стендап жанры Россиядә бик танылган. Конкурс кысаларында башкаларның иҗатларын да бәяләргә, үзең дә чыгыш ясарга мөмкин», – дип сөйли иҗат берләшмәсе директоры Артур Шәмгунов.

    Җиңүчене төп приз – 100 мең сум акча белән бүләкләячәкләр. Моннан тыш, оештыручылар әйтүенчә, бәйге барышында төрле акчалата бүләкләр тапшыру да каралган. Бәйге берничә юнәлештә узачак. Катнашучылар арасында беренче тапкыр чыгыш ясаучылар да, осталыгын моңарчы сынап караганнар да бар. Тулы импровизация, юмор һәм сатира  сәхнәсендә һәркем үз сүзен әйтеп калырга ашыгачак. Бәйгене оештыручылар да, көләргә килүчеләр күбрәк булсын, дигән теләктә. Мәсәлән, узган юлы комикларны бәяләүче жюрида бер кеше саны җитмәгән. Ә аның урынына алып баручылар теләсә кайсы рәттән теләсә кайсы урындагы кешене чакырып  утырткан. Конкурс химаячысына бәйге шулкадәр ошаган, ул исә приз фондын икеләтә арттырган. Менә шундый көтелмәгән хәлләр конкурс шартларын да үзгәртергә мөмкин. Узган ел, шулай итеп, җиңүчеләр исемлеген тулыландыру мөмкинлеге дә арткан. Кайбер җиңүчеләр бүләкләрен алыр өчен кайтып киткән җирдән дә кире борылган.

    Реклама

    «Мин – юморист», «Шаяннар һәм тапкырлар» кебек бәйгеләрне дәвам итеп, әлеге бәйге кысаларында татарча чыгыш ясаучылар да табылса, шәп булыр иде. Оештыручылар киләчәктә татарча сөйләүчеләрне аерым җыйнарга исәпли. Республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, фестиваль гади генә чара түгел.

    Ул – иҗади яшьләр белән системалы шөгыльләнә торган эш, бу – интеллектуальләр уены. Монда әйткән һәр фикер – бүгенге тормышның яктыртылышы. Яшьләрнең фикерләре лакмус кәгазе кебек, барысын үзенә сеңдергән, бигрәк тә сатира һәм юмор бәйгесендә моның шулай булачагы көн кебек ачык. Монда сәхнәдә микрофон тотып әйтергә теләгән фикерең булуы кирәк. Ә аны, үзең көлмичә, башкаларга җиткереп кара! Шул ук вакытта синең чыгышың башкаларга ничек тәэсир итә – анысы да юморист өчен бик әһәмиятле әле.

     

    shahrikazan

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!