Логотип Идель
Яңалыклар

Ябык әдәби конкурска ничә гариза кабул ителгән?

Быелгы конкурска алдагысына караганда күбрәк эш кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләрене туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйгесен 2022 елның 1 октябреннән игълан иткән иде. Татар телендә язылган әсәрләргә ябык әдәби конкурска гаризалар кабул ителү вакыты төгәлләнде. 

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

1 сентябрьгә барлыгы 1626 гариза кергән. Романнар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килгән әсәрләрне теркәп бетергән:

"Саны күп, сыйфаты ничектер. Әлегә 8 роман килгән, романнар тагын киләчәк дип уйлыйм", - дигән ул.

Саннар буенча:

Повестьлар – 33, хикәя – 56, поэма яки шигырьләр шәлкеме – 861. Үсмерләр әдәбиятыннан 9 повесть, 33 хикәя, балалар әдәбиятыннан 28 хикәя, 12 кыска драма әсәре килгән. Балалар һәм үсмерләр әдәбиятыннан 570 поэма яки шигырьләр шәлкеме кабул ителгән. Яңа номинация буларак кертелгән "Әдәби тәнкыйть"кә 16 рецензия килгән. Быелгы конкурска алдагысына караганда күбрәк эш кабул ителгән, беренче конкурска 1455 эш кергән булган.

Әлегә конкурс комиссиясе тәгаенләнмәгән. Алар конкурска әсәрләр кабул ителеп беткәч кенә билгеләнә.

Белешмә:

- Бәйгедә катнашучыларның исеме билгеле булырга тиеш түгел. Әсәр тәхәллүс белән имзалана, автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, адресы һәм телефоны) ябык конвертларда җибәрелә.

- Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләр «Казан утлары» журналы редакциясенә тапшырыла. Романнар 2023 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

- Җиңүчеләргә бүләк фонды - салымнарсыз 3 млн 895 мең сум.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев