Логотип Идель
Яңалыклар

Ялыңны “Сәләтне Җәй” белән үткәр

Быел “Сәләт” үзәге Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштереп, Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында 30 җәйге профильле смена оештырачак

25 май көнне Сәләт лагеренең эшчәнлеге һәм җәй айларындагы планнары турында сөйләделәр. "Сәләтле җәй" ял итү кампаниясенә бәйле матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министр Айгөл Сабирова, “Сәләт” яшьләр үзәгенең директоры Айгөл Габдрахманова, мәгариф һәм мәгариф технологияләре җитәкчесе урынбасары Айгөл Вәлиуллина һәм VIII”Сәмрух” премиясендә “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңүче Алмаз Нигмәтҗанов катнашты.

Айгөл Сабирова “Сәләт”нең тарихы турында сөйләгәндә, үзәкнең 30нчы сезонын үткәрәчәген билгеләде. Айгөл Габдрахманова сәләтнең гомуми эшчәнлеге һәм 2023 елгы җәйнең  ничек үтәчәге турында сөйләде. 

“Сәләтле җәй” – балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру белән шөгыльләнә торган үзәк. Үзәктә үткәрелә торган чаралар комплексы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырылачак.

Быел “Сәләт” үзәге Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштереп,  Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында 30 җәйге профильле смена оештырачак:  “Сәләт – Ак барс”, “Болгар – Туган тел”, төрле уку-укыту форумнары. Аланнарда, 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак. Айгөл Габдрахманова әйтүе буенча, катнашучылар конкурс аша уза. Июль аеның 2 яртысына кадәр инде урыннар юк. Ә июльнең 2 яртысыннан алып август ахырына кадәр әле юлламалар бар.

Үткән ел белән чагыштырганда, быел смена өчен түләнгән бәядән кешбэклар кайтарылмаячак. Әмма кирәкле докуметлар җыеп, әти- әниләр 13%ны кайтарырга мөмкин.

Шулай ук чарада үзәкнең ел буена эшчәнлеге турында әйтелде. Сменалар җәй аенда үткәрелсә дә, форум-җыеннарга әзерлек эше ел әйләнәсендә дәвам итә: кадрлар әзерләү максатында “Әйдаманнар мәктәбе”, “Башҗитәкләр мәктәбе” һәм “Укытучылар мәктәбе” оештырыла. 

“Сәләтле җәй” – балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру белән шөгыльләнә торган үзәк. Үзәктә үткәрелә торган чаралар комплексы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев