Логотип Идель
Яңалыклар

«Яңа исем»дә әдәби әсәрләр язарга өйрән

Идел» журналының «Яңа исем» проекты турында ишеткәнегез бармы? «Яңа исем» ул иҗат лабораториясе.

Әдәби мәктәптә 4 остаз укучыларны әдәби әсәрләр язарга өйрәтә. Әдипләребез танылган шәхесләр:  «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова һәм Чаллыдан – «Мәйдан» журналы бүлек мөхәррире, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. 

Үткән чарада Ландыш Әбударова "Исемчеләргә" һәм ирекле тыңлаучыларга бер фраза ярдәмендә парча язу күнекмәсен күрсәтте. Теләгән һәркем үзенең язмасын ишетеп әдиптән кыскача анализ ишетә алды.

Яңалыкларын карап барыгыз, безнең чараларга килеп проектка кушылыгыз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев