Логотип Идель
Яңалыклар

Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә янәдән көмеш медальләр бирә башлыйлар

Россиядә көмеш медаль 2014 елдан бирелми башлаган иде.

Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларга кабат көмеш медаль бирергә җыеналар. Үзгәреш яңа уку елыннан башлап кертелә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип язаТАСС.

«Әти-әниләр өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә күңелле яңалык булыр дип уйлыйм. Без киләсе уку елыннан көмеш медальләрне кайтарабыз», - диде ул.

Россиядә көмеш медаль 2014 елдан бирелми башлаган иде. Төбәкләр мөстәкыйль рәвештә укучыларны бүләкләү төрләрен кертә ала, шул исәптән мәктәпне «өч»ле билгесез тәмамлаган укучыларны көмеш медаль белән бүләкләргә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев