Логотип Идель
Яңалыклар

«Мырау Батыр» мьюзиклы - кабат сәхнәдә

Казан филармониясе «Чулпан» мәдәният үзәгендә Нәкый Исәнбәтнең «Мырау Батыр» премьерасын тәкъдим итте.

Балачакта ТНВ телеканалында барган "Мырау Батыр" мьюзиклын хәтерлисезме? Интернетта әле дә без яратып караган телевизион мьюзиклының  фрагментлары бар. Яңача куелган мьюзиклда элеккеге, балачак хатирәсе булып калган җырлар да, яңадан, спектакль өчен язылган җырлар да бар. 

Әсәрнең сюжеты гына тулысы белән үзгәргән. Яңа куелышта, Мырау Батыр - хужабикәсе Мәрьямне коткаручы каһарман. Аның җилкәсендә кызыл плащ җилферди, кулында кылычы да бар. Иң гаҗәбе - яңача куелышта, ул тычкан халкы белән берләшеп урманда яшәүче кыргый җанварларга каршы көрәшә. Әсәрнең сюжетыннан мантыйк төшеп калган булса да, бизәлеше һәм куелышы ягыннан бик матур эшләнелгән. Залдагы балалар тын да алмый карап утырдылар - Мырау Батыр һәм Мәрьям өчен ихластан борчылганнары күренеп торды.

Бөтен сәхнәләрдә диярлек күз явын алган биючеләр "Казан" бию ансамбле балалар студиясе балалары булып чыкты. Төп рольләрдә танылган артистлар: Рафаэль Якупов, Гөлназ Гафурова, Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Сөмбел Билалова.

Куелышның режиссеры да безнең балачакта Мырауны уйнаган актер — Илдар Хәйруллин.

Фото: Абдул Фархан, Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев