Яңадан суыта, кырау төшәчәк
Якындагы берничә көндә Татарстанда һава температурасы төнлә - 2 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.
Якындагы көннәрдә, төнлә суык булачак, көндез һаваның максималь температурасы +15 тән +20 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җил булачак.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, һава торышы 12 нче майда үзгәрәчәк. Көндез Татарстан буенча урыны белән бераз яңгырлар явачак. Төнлә һава температурасы +3 тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +21 градуска кадәр күтәреләчәк.
13 нче майда шулай ук республика территориясендә көндезге вакытта бераз яңгырлар көтелә. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 5-10 метр булачак, ә көндез – секундына 13 метр. Төнлә термометр баганалары +3 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +23 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев