Логотип Идель
Яңалыклар

Яңартылган «Идель» журналы белән танышырга чакырабыз!

Чара бүген, 13 июльдә, 19:00 сәгатьтә булачак.

Татарстан Милли китапханәсе террасасында рус телендә нәшер ителүче «Идель» журналының июль санын тәкъдим итү чарасы узачак. Әлеге лампалы опеэйр-кичә кояш баеганда музыка, җиңелчә фуршет һәм күңелле аралашу булып күңелләргә кереп калыр. Редакция басманың яңа концепты турында сөйләр, басма журналлар ни өчен цифралы детоксның актуаль тренды булуын аңлатыр.

Шулай ук анда сезне менә нәрсәләр көтә:

- FortvtrKhong диджей-сеты.
- Enaecashтан модалы татар музыкасы.
- стилист Исмаил Сафиуловтан мастер-класс.
- алып баручы Алмаз Шәймәрдановтан aka Brulik җәй һәм шатлык атмосферасы.
- җиңел кабымлыклар һәм эчемлекләр. 
- журналлар сату зонасы.
- Казанның креатив җәмәгатьчелеге белән аралашу.

Керү теркәлү буенча: сылтама

 Көтеп калабыз!

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев