Логотип Идель
Яңалыклар

Яшь егет-кызлар кастингка чакырыла!

27 июль көнне «Татаркино»да Татарстанның халык язучысы Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг оештырыла.

Кинотасманың иҗат төркеме төрле яшьтәге актерлар эзли.  Бу хакта «Татаркино»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.           

Кастингка 20-30 яшьлек егет-кызлар һәм 50, 60, 80 яшьлек өлкәннәр чакырыла. Барлык катнашучыларның татар телендә камил сөйләшүләре мөһим.

«Бу юлы Илдар Юзеевның әсәренә тукталырга булдык. Кинотасма өчен сценарийны аның улы Салават Юзеев язды, фильмны да ул төшерәчәк. Әлегә төгәл локацияләрне әйтү кыен, шулай да Әтнә районын, Лениногорскны күзаллап торабыз. Бәлкем башка районнар булыр», - ди Ирек Хафизов.

Актерларны «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, фильмның кастинг-директоры Ирек Хафизов, Татарстан кинематографистлар берлеге әгъзасы, драматург, язучы Салават Юзеев сайлаячак.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калалар.

Башлана: 10:00 сәгатьтә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев