Логотип Идель
Яңалыклар

Яшь музыкант Айрат Шәфыйков авторлык татар музыкасы концертын тәкъдим итә

Инструменталь музыка белән берлектә, Сөмбел Кыямова һәм Зөһрә Вәлиуллина башкаруында авторның вокаль музыкасын да ишетә алачаксыз.

12 май көнне Камал театрының Шәрык клубында яшь музыкант Айрат Шәфыйков сезнең хозурыгызга үзенең балалайка өчен авторлык татар музыкасы концертын тәкъдим итәчәк. Әлеге кичәдә балалайка өчен язылган төрле стильдәге татар халык көйләренә эшкәртмәләр һәм оригиналь музыка яңгыраячак. Шушы әсәрләрне Н.Г.Җиһанов исемендәге КДК доценты, сәнгать фәннәре кандидаты А.А.Усов классында белем алучы укучылар башкарачак.

Инструменталь музыка белән берлектә, Сөмбел Кыямова һәм Зөһрә Вәлиуллина башкаруында авторның вокаль музыкасын да ишетә алачаксыз. Alpar татар этно төркеменең чыгыш ясавы көтелә. Әлеге төркемнең сәнгать җитәкчесе һәм әйдәп баручысы – Алмаз Әсхәдуллин. Шулай ук тамашачыларны үз чыгышы белән скрипкачы Азат Нургаянов шатландырачак. Концертның алып баручысы – Фәзилә Вәлиева. Айрат Шәфыйков концертның махсус кунаклары белән баянчы буларак чыгыш ясаячак.

 Айрат Шәфыйков турында "Идел"дә язып та чыккан идек:  https://idel-tat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев