Яшь рационализатор һәм уйлап табучылар өчен бәйге!
Номинацияләр заманча сәнәгатьнең күпчелек өлкәләрен колачлый. Проектның максаты-техник иҗатның абруен күтәрү, яшьләр арасында техник иҗатка кызыксыну уяту, яшь рационализаторлар һәм уйлап табучылар белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булдыру
Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучылары» Республика конкурсына гариза бирү кампаниясе башланды. Конкурс өч этапта 54 номинация буенча үткәрелә. Номинацияләр заманча сәнәгатьнең күпчелек өлкәләрен колачлый. Проектның максаты-техник иҗатның абруен күтәрү, яшьләр арасында техник иҗатка кызыксыну уяту, яшь рационализаторлар һәм уйлап табучылар белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булдыру, шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең техник иҗатына ярдәм итү һәм стимуллаштыру.
Анда Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эшләүче 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://www.oirrt.ru/molod.
Конкурс өч этапта уза. Республика конкурсы жюрисы сыйфатында рационализаторлык һәм уйлап табу өлкәсендә компетентлы, әлеге өлкәдә күпьеллык эш тәҗрибәсе булган экспертлар чыгыш ясый.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда конкурста 93 интеллектуаль милек объекты булган «Уйлап табу» юнәлеше буенча 41 кеше һәм 652 рационализаторлык тәкъдиме булган 104 кеше катнашты.
«Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы» конкурсы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы рационализаторлары һәм уйлап табучылары җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.
Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев