Логотип Идель
Яңалыклар

«Яшь журналист» дип исемләнгән иҗат бәйгесе игълан ителде

Бәйгене «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге оештыра. Конкурс талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесе игълан ителде

Гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).

Темалар:

1. «Авыл» (авыл хуҗалыгы темалары)

2. «Репортаж» (мәктәп чараларыннан репортажлар);

3. «Шәхес» (районның күренекле кешеләре);

5. «Сәламәтлек» (сәламәтлекне саклау);

6. «Халык традицияләре» (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);

7. «Гаилә» (буын мөнәсәбәтләре).

Иҗади эшләр tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерына 1 майга кадәр кабул ителә.

чыганак: «Теләче-информ»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев