Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләр арасында экологик чаралар популярлаша

Яшьләр арасында экологик чаралар популярлык ала, моның ачык мисалы – «Чиста уеннар» ярышларына һәр уен саен күбрәк кешенең кушылуы .

Санитар чистарту буенча икеайлык вакытында Казанда «Чиста уеннар» форматында өч өмә узды. Алар 338 команданы берләштерде, катнашучылар 15 тоннадан артык чүп җыйды. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.

«Яшьләр арасында экологик чаралар популярлык ала, моның ачык мисалы – «Чиста уеннар» ярышларына һәр уен саен күбрәк кешенең кушылуы . Алар табигатькә җаваплы мөнәсәбәткә юнәлтелгән, без алга таба да әлеге чарага ярдәм итәчәкбез», – диде Казан Мэры Илсур Метшин. 

Бу язда катнашучылар Каенлыкта, Рус-Алман Швейцариясе һәм Кукушкино торак массивындагы Идел ярын чистарттылар. Калдыкларны фракцияләргә бүлеп, эшкәртүгә җибәрделәр. 

«Чиста уеннар» – ул конкурс яки җыештыру гына түгел, ә мәгърифәтчелек чаралары комплексы. Ярышлар форматы ярдәмендә җыештыруга яшь казанлыларны җәлеп итәләр, файдалы экологик гадәтләр тәрбиялиләр, дип аңлатты Сәлахетдинов. 

Исегезгә төшерәбез, Каенлыкта узган «Чиста уеннар»да 133 команда катнашты, алар 500 дән артык кешене берләштерде. СИБУР гавами акционерлык җәмгыятеннән кыйммәтле призлар белән ярышлардан тыш, активистлар өчен кыр кухнясы, пластик капкачларны эшкәртү буенча остаханә, экофутбол һәм башка активлыклар оештырылды. Җиңүчеләр эшкәртелгән икенчел чималдан кубок алдылар. Бу мәйданчыктагы җыештыруга шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм «Казаноргсинтез» ААҖ генераль директоры Айрат Сафин кушылды.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев