Яшьләр йорты нинди булырга тиеш?
Республикада яшьләр сәясәтенең күп объектлары яшьләр тәкъдимнәренә туры китереп төзелгән.
Казан Химиклар мәдәният йортында булачак яшьләр йорты турында беренче җәмәгать тыңлаулары узды. Казан халкы, яшь гаиләләр, эшләүче яшьләр, яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары һәм студентлар үз тәкъдимнәрен җиткерде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
«Яшьләр үзәгендә нәрсә булырга тиешлеген безгә беркем дә яшьләрдән яхшырак сөйләмәячәген аңлыйбыз. Без «Яшьләр өчен яшьләр белән берлектә» дигән төп принципны үтәвебезне дәвам итәбез. Үткән тәҗрибәдән мондый алымның яхшы эшләвен күрәбез. Республикада яшьләр сәясәтенең күп объектлары яшьләр тәкъдимнәренә туры китереп төзелгән. Бу аларның безнең учреждениеләрдә кызыксынуын тәэмин итә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр быел Яшьләр Министрлыгының республика Химиклар мәдәният йортын ремонтлауга финанслау алу мөмкинлеген күздә тоткан «Яшьләр өчен регион» федераль конкурсына гариза бирүен әйтте. Аның сүзләренчә, 24 июньдә үк конкурс җиңүчеләрен игълан итәчәкләр.
Бүген катнашучылар мастер-класслар, йога дәресләре, чүлмәкчелек остаханәләре, ял итү зоналары өчен мәйданчык булдырырга тәкъдим иттеләр.
Мәсәлән, эшләүче яшьләр монда кич белән вакыт үткәрү өчен активлыклар – кино, тел курслары күрергә теләвен билгеләп үтте. Яшь гаиләләр психологик консультацияләр кабинетлары, фуд-корт кирәклеген, балалар арасында популяр булган түгәрәкләрне, маркетларны, бау паркын, ачык һавада концертлар һәм спектакльләрне калдыру мөһим булуын билгеләделәр. Шулай ук автомобильләр һәм велосипедлар кую өчен урын булдыру да. Катнашучылар фикеренчә, Химиклар мәдәният йорты халыкның барлык категорияләре өчен барлык шартлар булган гаилә җәмәгать урыны булырга тиеш.
«Химиклар мәдәният йортында яшьләр йорты төрле юнәлешләрне үз эченә алачак – бу арт-резиденцияләр, социаль проектлаштыру өчен мәйданчыклар, формаль булмаган белем бирү, тавыш яздыру студияләре һәм уңайлы вакыт үткәрү, проектларны гамәлгә ашыру, очрашуларны оештыру өчен күп функцияле киңлекләр», – дип ассызыклады республика яшьләр үзәге җитәкчесе Валентин Шихобалов.
Искәртеп узабыз, әле ике иҗтимагый фикер алышу үткәрү планлаштырыла, аннан соң концепция эшләп бетереләчәк һәм халыкка һәм яшьләргә тәкъдим ителәчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев