Яшьләр проектларына - 17 миллион сум!
Росмолодежь. Грантлар конкурсның беренче сезоны нәтиҗәләре буенча Татарстаннан 33 проект хуплау тапты
Аларны тормышка ашыруга гомуми суммасы 17 млн сумнан артык булган ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
«Безнең республикада да, тулаем илдә дә, яшьләр сәясәтенең төп бурычларының берсе - яшьләргә үз-үзләрен табу өчен мөмкинлекләр тудыру. Россия яшьләре грантлары конкурсының беренче сезоны нәтиҗәләре буенча без Татарстан егет һәм кызларының федераль дәрәҗәдә дә ярдәм алырга мөмкин булуын күрәбез. Әлеге 17 млн социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга китәчәк, алар Татарстанны яшьләр өчен тагын да кызыктыргыч итәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
Росмолодежь.Грантлар бәйгесенә Татарстаннан барлыгы 340 дән артык гариза бирелгән, җиңүчеләр арасында 33 кандидат.
Алар арасында "Елки палки" дип исемләнгән яңа ел ылыслы агачларын җыю һәм эшкәртү буенча шәһәр экоагарту акциясе кебек проектлар бар. Әлеге проект кысаларында 10 кабул итү пунктында ылыслы агач (пихта, нарат, чыршы) җыюны оештыру планлаштырыла.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев