Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләр Тукай рухын барлады

Татарстан Республикасының Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучылары арасында «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсы узды.

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан оештырылган иде.

Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары катнашты.

Конкурсның «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләреннә рус һәм татар телендә иҗади эшләр кабул ителде.  Бәйге шартлары буенча, иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш иде: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин булды.

Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, укучыларның эшләрен бәяләгәндә Г.Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алынган.

“Яшьләр арасында шундый бәйгеләр үткәрү - гаять мөһим. Безнең иҗатыбызны, хезмәтебезне хуплап, безгә киңәшләр биреп тору - безнең өчен кадерле! Оештыручыларга һәм жюрига рәхмәт!”, - ди “Проза” номинациясенең 9-11 сыйныф укучылары арасында беренче урынга лаек булган Ихтыяр Кыямов.

Ә “Поэзия” номинациясенең 9-11 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Әмир Фәрхуллин яулады. Яшьләргә алдагы иҗади тормышларында да уңышлар телибез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев