Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләргә проектны гамәлгә ашыру өчен өстәмә ресурслар җәлеп итү турында сөйләячәкләр

Казанда 23-24 июльдә авылда яшьләр эшкуарлыгы акселераторы узачак.

Яшьләргә бизнес-идеяне үстерү мөмкинлекләре һәм проектны гамәлгә ашыру өчен өстәмә ресурслар җәлеп итү турында сөйләячәкләр. Баш спикер булып сертификатланган бизнес-тренер, БДБ илләре өчен «Бизнес акселерациясе» программасы авторы Наталья Никитина торачак. Ул бизнес һәм хакимиятнең үзара бәйләнеше турында сөйләячәк, шулай ук аның белән бергә акселератор әгъзалары үз үсеш картасын эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Көндезге укудан соң тагын онлайн курс, Татарстан районнарында зона семинар-киңәшмәләре планлаштырылган. Йомгаклау чарасы Яшь эшмәкәрләр катнашында Open-space market узачак.

Әгәр дә сез эшкуар булсагыз яки үз төбәгегездә эшкуарлыкны үстерү өчен җаваплы булсагыз, гаризаны 21 июльгә кадәр сайтта калдырыгыз.

Быел ТР Яшьләр министрлыгы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегалары белән берлектә «Авыл яшьләре» республика программасын яңадан башлап җибәрә. Программа районнарда эшкуарлыкны үстерергә теләгән яшьләр өчен җитди ярдәм чарасы булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев