Логотип Идель
Яңалыклар

«Яз гүзәле-2024» — Фәрзәнә Мәхмүтова: «Татарлыкны онытмагыз, татарлар булып калыгыз!»

«Яз гүзәле-2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле. Әлеге исемгә Самара дәүләт педагогия университеты студенты Фәрзәнә Мәхмүтова лаек булды.

— Тамашачыларга, минем өчен җан аткан дусларыма бик зур рәхмәт. Башка шәһәрдән булуыма карамастан биредә мине җылы каршы алдылар. Самарадан килеп, Казанда татар кызлары арасында бәйгедә катнашып җиңү яулау — бик зур горурлык, көтелмәгәнлек. Сез Казанда, татарлар арасында, үзегезне иркен хис итәсез, ә без төбәкләрдә яшәп, татарларның әз булуын сизәбез. Кызлар, егетләр, татарлыкны онытмагыз, татарлар булып калыгыз, — диде ул җиңүеннән соң. 

Фәрзәнә Мәхмүтова — Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, Татар яшьләре көннәре лидеры да. 
Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов үзенең чыгышында түбәндәгене ассызыклады: 

Бердәм көчләр туплап кына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин: мин Республиканың, Казан шәһәренең барлык югары уку йортларын чараларны бергәлектә үткәрергә чакырам, — диде ул. 

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бәйгедә гүзәл затларга изге теләкләрен теләп, «һәрбер җирегездә менә шушы мизгелегезне онытмыйча, «Яз гүзәле»ндә катнаштым» дигән фикер яшәешегездә һәрвакыт кисәтү ясап торсын» , — дип тә мөрәҗәгать итте.

Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя, быел Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 30 кыю кыз финалда көч сынашты. Ә супер-финалга бары тик 10сы гына чыкты.

Номинацияләр: 

 «Иң сылу кыз» — Диләрә Сәлиева
«Иң уңган кыз» — Илидә Җәләлиева
«Иң нәфис кыз» — Айлинә Фазлыева
«Иң оста пешерүче» — Фәрзәнә Мәхмүтова
«Иң ягымлы кыз» — Диләрә Талипова
«Иң тапкыр кыз» — Зилә Мөхәммәтова (ул шулай ук «Халык мәхәббәте» номинациясендә дә җиңде)
«Иң зыялы кыз» — Алсу Вәлиева
«Иң сөйкемле кыз» — Исламия Гәрәева
«Иң иҗади кыз» — Илзирә Хәйруллина
«Иң җитез кыз» — Гүзәл Гафиятуллина 

Фото: Рамил Гали «Татар-информ»
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев