Логотип Идель
Яңалыклар

«Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе федераль дәрәҗәгә чыкты

Беренче тапкыр 2009 елда Казан дәүләт энергетика университетында оештырылган бәйгенең хәзерге көндә дәрәҗәсе үсә бара - быел ул беренче тапкыр Россия күләмендә үткәрелә.

Студент кызлар арасында үткәрелә торган «Яз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы финалына барлыгы 30 кыз үткән. 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, финалга үткән кызлар 14-20 март көннәрендә интеллектуаль конкурс, тест, кулинар һәм иҗади сынаулар узган. Кызлар «Гаилә – гомер бишеге» темасына эссе язган, «Җиде буын» генеалогик тикшеренүләр үзәгенә нигез салучының шәҗәрәләре турында лекция тыңлаган һәм татар тарихы, мәдәнияте һәм теле буенча тест узган. Шулай ук финал программасында милли костюмнарда үз-үзеңне тәкъдим итү һәм дефиле да бар.

Конкурска Казан, Чаллы, Әстерхан, Пермь, Уфа, Самара, Мәскәү, Чабаксар, Түбән Новгород һәм Саранскидан йөз гариза килгән. 

Бәйгенең финалы 21 март көнне 18:00дә «Пирамида» күңел ачу комплексында узачак. Җиңүче кыз «Яз гүзәле – 2024» һәм «Алтын калфак» титулларына, шулай ук конкурс иганәчеләреннән призлар һәм бүләкләргә ия булачак.

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов әйтүенчә, "Туган телне һәм милли традицияләрне саклау – конкрет гамәлләр таләп итә торган бик мөһим бурыч".

- Әлеге конкурсны уздырып, университетта күптәннән салынган традицияләр дәвам ителә – яшьләрдә татар теле һәм милли мәдәнияте белән кызыксыну үсә, дигән ректор.

Конкурсны Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Яз гүзәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев