Логотип Идель
Яңалыклар

Язга һәм җәйгә метеорологлар нинди һава торышы фаразлый?

Татарстанда апрельдән сентябрьгә кадәр температура һәм явым-төшемнәр фаразын Гидрометеорология идарәсе бастырды.

Татарстанда апрельдән сентябрьгә кадәр температура һәм явым-төшемнәр фаразын Гидрометеорология идарәсе бастырды. Күпьеллык мәгълүматлардан чыгып, барлык күрсәткечләр норма кысаларында булачак. Сентябрь генә гадәттәгедән җылырак булачак.

Гидрометеорология үзәге төзегән таблицадан күренгәнчә, майда уртача айлык температура 13,6 градус тәшкил итәчәк, июньдә — 17,8, июльдә — 19,9, августта — 17,7, сентябрьдә 11,9 градус булыр дип көтелә.

Явым-төшемгә килгәндә, монда сюрпризлар вәгъдә ителми. Апрельдә - 30 мм, майда — 41 мм, июньдә — 60 мм, июльдә — 56 мм, августта — 54 мм, сентябрьдә — 48 мм күләмендәге явым-төшем норма санала.

Фараз ел саен Россия Гидрометиология үзәге белгечләре, А.И. Воейков исемендәге ДГО, ААНИИ, Татарстан территориясе өчен ДВНИГМИ белгечләре тарафыннан төзелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев