Логотип Идель
Яңалыклар

“Язга хәтле яз” яшь драматургларны көтә

Бүген, 8 нче декабрь көнне, “Язга хәтле яз” төбәкара драматургия бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Конференциядә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, театрның әдәби бүлеге мөдире Гөлназ Бәдретдин, “Идел” журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, “Татар-информ”нан Ләйсән Сафиналар катнашты.

Әлеге бәйге татар яшьләре арасында яңа исемнәр ачу, яшь драматург буларак үстерү, таныту максатыннан оештырыла. 
“Без яшьләр белән күп эшлибез: сценограф, рәссам, костюм өлкәсе булмасын – яшьләр бар. Минемчә, бүгенге көндә татар телендә уйларга авыррак. Яшь драматурглар җитми. Яшьләргә юл куярга кирәк. Яңа фикерләр татар телендә булса, алар сәхнәдә куелырга тиеш. Шуңа күрә дә бәйгедә тема сайлауны ирекле итеп куйдык.
Гаризалар кабул итү этабы тәмамланганнан соң, укыту программасы оештырылачак. Жюри әгъзалары әсәрләрне бәяләгәннән соң, башта иң яхшы пьесалары исемлеге (лонг-лист), аннан соң кыска исемлек – шорт-лист төзеләчәк.
Җиңеп чыккан әсәр Кәрим ТинчуринисемендәгеТатар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк, авторга – акчалата бүләк.  Бүгенге көндә драматургия өлкәсендә профессиональ белем бирү учрежденияләре юк. Шуңа да әсәрне куйганда режиссер белән берлектә нәрсәләрнедер үзгәртү-төзәтү мөмкинлеге булачак”, - диде Туфан Риф улы.
“Хәзерге замана тиз үзгәрә, яңа юнәлешләр, трендлар барлыкка килә. Без яшьләргә нәрсә кызыклы булуын, аларны нинди мәсьәләләр борчуын белеп бетермибез, шуңа да без аларның үзләренә сүз бирергә булдык. Театрларга заманча кызыклы әсәрләр, яңа авторлар кирәк. Шуңа да яшь чикләвен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр куйдык. Бәйгедә берничә әсәр җиңеп чыгып, башка елларны сәхнәләштерү дә мөмкин.Бәйге төбәкара, эшләрне татар һәм башкорт телләрендә кабул итәбез”, - дип сөйләде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлназ Бәдретдин.
“Язга хәтле яз” бәйгесе “Идел” журналы белән берлектә оештырыла. Җиңүченең әсәре журналда да басылачак.
“Идел” журналының максаты – яшьләрне таныту, аларга яңа мөмкинлекләр ачу. Тинчурин театры әлеге бәйгене безнең белән берлектә үткәрергә тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштык. Бүгенге көндә сәләтле яшьләр күп. Алар курыкмасыннар, ачылсыннар иде. Бәлки араларыннан танылган драматурглар чыгар. Әлегә журналда пьесалар басылганы юк, шуңа күрә без ачык. Җиңеп чыккан пьеса “Идел” журналында кызыклы форматта басылып чыгачак”, - диде “Идел” журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
Исегезгә төшерәбез, “Язга хәтле яз” бәйгесенә гаризалар 15 нче декабрьгә кадәр tinchurinteatr1993@gmail.comһәм idel-kazan@mail.ruэлектрон адреслары буенча кабул ителә. 
Лиана Габбасова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев