Логотип Идель
Яңалыклар

Язучы Нурихан Фәттахның китабы чыкты

Быел язучы, галим Нурихан Фәттахның юбилей елы, аңа 95 яшь тулган булыр иде.

Әдипнең "Сызгыра торган уклар" романы 2018 елда рус теленә тәрҗемә ителеп китап булып чыккан иде.  Быелгы апрельдә "Свистящие стрелы" икенче басма буларак яңадан чыкты. Тәрҗемә эшен Азалия Бадюгина һәм Зөмәррә Халитова башкарды. Китапның беренче басмасын тиз арада сатып алып бетерделәр. 

Тиздән сатуга куелачак китап яңа тышлык белән чыгарылды. Тышлыкны рәссам Руслан Ибраһим әзерләде. Рәссам язучының  юбилеенына  "Сызгыра торган уклар " романына багышланган рәсем күргәзмәсе әзерли. Күргәзмә быел Казахстанда, Астана шәһәрендә узачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев