Логотип Идель
Яңалыклар

«Ибн Фадлан» фильмы премьерасы Казанда узды

Казанда «Ибн Фадлан» фильмының премьерасы узды. Картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды.

Казанда «Ибн Фадлан» фильмының премьерасы узды. Картина XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды. 

Картинаның премьерасын карарга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, тиз арада өстәмә зал ачылып, анда да «Ибн Фадлан» фильмын күрсәтү оештырылды. Бу хакта Татастан Диния нәзарәте хәбәр итә

Фильмга карата кызыксынуның зур булуы аркасында, Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының башка көннәрдә тагын бер кат күрсәтеләчәген игълан итте. Шул рәвешле, фестивальнең ачыш фильмын тагын бер кат зур экранда 10 сентябрьдә 19:25 сәгатьтә «Синема 5» кинотеатрында берьюлы ике залда (2 һәм 6) карарга мөмкин булачак.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде.

Фильмны караганнан соң, «Синема 5» кинотеатрында фильмны төшерүчеләр белән иҗади очрашу булды. Татарстан мөфтие урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, фильмның генераль продюсеры, кинокартинаның документаль өлеше буенча режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис постановкалар буенча режиссер Рәмис Нәҗмиев һәм баш рольне башкаручы, Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров тарихи фильм төшерүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Эксперт буларак, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе, күпсанлы кинофильмнар режиссеры Илдар Ягъфәров та үз бәясен бирде. Ул мондый фильмнарны төшерүнең зур хезмәт булуын, “Ибн Фадлан”ның югары дәрәҗәдә искиткеч итеп эшләнгәнлеген ассызыклап, мондый проектларны History кебек каналлар да кабул итә алуын әйтеп, бу эштә катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. Тамашачылар, аның фикерен куәтләп, озаклап кул чапты.

Айназ Мөхәммәтҗанов та, әлеге фильмны төшерүдә катнашучыларга рәхмәт әйтеп, аның катлаулы һәм бик кызыклы проект булганлыгын ассызыклады. Ул фильмның максаты - күңел ачу түгел, халыкны тарихыбыз белән таныштыру һәм агарту икәнлеген, шунлыктан бу фильмны төшергәндә  документаль һәм нәфис постановкалардан торган хикәяләүгә өстенлек бирелүен әйтте.

Төп герой Зөлфәт Закировның Ибн Фадлан кебек зур рольләрне башкару тәҗрибәсе зур. Ул Казанда гына түгел, Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә фильмнарда төшкән. Ул “Ибн Фадлан” фильмының тиз арада төшерелүен һәм кызыклы булуын искә алды. “Төшерү төркеменә рәхмәт. Без проектта, бер организм булып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Һәм үзебезнең максатыбызны ачык белдек”, - дип ассызыклады актер.

«Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше буенча режиссеры Рәмис Нәҗмиев картинаны төшерү кыенлыкларына тукталып, чыганаклар проблемасын билгеләп үтте. Ул вакыйгаларның никадәр элегрәк булган саен, аларны гәүдәләндерүнең катлаулы икәнлеген әйтте. 1100 ел элек булган хәлләрне чагылдырганда да, миллионлаган вариантлар каралуын һәм алардан кирәклесе сайланып алуын белдерде. Ул шулай ук фильмга инглиз һәм татар телләрендә субтитрлар салыначагын да хәбәр итте.

Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгарстанына килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Буе Болгарстанының 922 елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев