«Ибн Фадлан» фильмын бушлай кара. Интернеттан.
Ниһаять, бу көн килеп җитте - «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы ютубта чыкты.
Кинотасма 2022нче елда узган Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 4 тапкыр күрсәтелде һәм ул аншлаг белән узды. Быелның мартында фильм кинотеатрларда киң прокатта чыккан иде. Күпләрегез карап өлгермәгән булгандыр. Хәзер инде сез фильмны барлык дус-туганнарыгызны җыеп, өйдә генә дә карый аласыз.
Бу шәп хәбәрнеТатарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, нәшрият җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин хәбәр итте, дип яза Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
Исегезгә төшерәбез, фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Болгарстанында 922нче елда ислам дине рәсми дин буларак кабул ителү белән бәйле.
Иң кызыклы фактлар: фильм өчен 300 дән артык актер җәлеп ителгән, 100 дән артык тарихи костюм тектерелгән, 50 гә якын төрле реквизит әзерләнгән. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев